Чернобыль мәңгелек яра

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

1986 елның 26 апрелендә радиацион аварияләрдә һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көне, атом-төш куркынычыннан үз-үзләрен аямыйча яклаган кешеләргә рәхмәт көне, кешелек язмышы өчен кешелек җаваплылыгы турында искәртү буларак, кешелек күңелендә мәңгегә калачак.

Камай авылы китапханәчесе Г. Галимуллина өлкән сыйныф укучылары өчен "Киләчәккә өмет белән" дигән  мәгълүмат сәгате үткәрде.

Балаларга «Чернобыль фаҗигасе» дигән презентация тәкъдим ителде, алар атом станциясен шартлауга кадәр  һәм шартлау вакытында карадылар,  вакыт тукталган үле Припять шәһәрен күрделәр. Аны ликвидацияләүчеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы, халык һәм әйләнә-тирә мохит өчен нәтиҗәләр турында белделәр. Чернобыль АЭСында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу фаҗига турында киләчәктә мондый бәла булмасын өчен истә тотарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International