Ифтар мәҗлесе

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

23 нче апрельдә Рамазан аенда Тойма мәдәният йортында Аллаһының рәхмәте  һәм авылыбыз имамы Айратның тырышлыгы белән ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Менделеевск районы мөхтәсибәтеннән килгән Ирек хәзрәтнең вәгазьләрен тыңладык. Ул аңлаешлы, үтемле итеп рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Аннан ахшам намазын укыдык. Вафат булганнарны искә алып, догалар кылдык, теләкләр теләдек.
Кояш баегач, хөрмә һәм су белән авыз ачканнан соң  ураза тотучылар өчен әзерләнгән табын артына утырыштык. Өстәлләр пешергән ризыктан, алып килгән күчтәнәчләрдән "сыгылып тора". Бер Аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны сәламәт, иманыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл.  Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәр уткэрергэ, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International