Балалар китапханәсендә 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Халык уенчыклары» танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче Казакова Л.М. балаларга уенчыкларның барлыкка килү тарихы, аларны нәрсәдән ясаулары турында сөйләде, табышмаклар әйтте. Очрашу ахырында «Теремкәй» бармак театрын карадылар.