Тормыш көзгесе алдында

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Вениамин Александрович Каверинның тууына 120 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары өчен язучы (укытучысы Кузнецова М.В.) иҗатына багышланган «Тормыш көзгесе алдында» дип исемләнгән әдәби сәгать әзерләде.

Рус язучысы Вениамин Каверин һәрвакыт үз укучысына дөньяда гаделлек, игелек һәм кешелеклелек тантана итәр дигән өмет калдыра. Автор турында сөйләгәндә, балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларның игътибарын «Ике капитан» романына юнәлттеләр — бу гаҗәеп язмыш китабы, ул язучының визит карточкасы булып тора. Бу романның тормыш мәгънәсе һәм максатка ирешүе турында да сөйләштеләр. Очрашуны тәмамлап, викторина оештырдылар. Аңа җаваплар  язучының иҗаты турында сөйләгәннәрне балаларның ничек истә калдыруларын ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International