Тойгуҗа авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан "Тукай, син һәрвакыт туган халкың хәтерендә" дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде.
Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан шагыйребезнең әсәрләрен бик теләп укый һәм хәтта аларның яттан сөйли. Тукай китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Аның шигырьләрендә һәм прозаик әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин. Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан, «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләрен сөйләделәр.