25 апрель көнне Үзәк китапханә 3 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кырлайга сәяхәт» исемле туган тел сәгате үткәрде.
Катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләре геройлары белән таныштылар, авторның туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләрен тыңладылар. Соңыннан балалар «Сөткә төшкән тычкан», «Бала белән кубәләк» һәм «Кәҗә белән сарык» мультфильмнарын карадылар.