Тукайлы балачак

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

26 апрельдә яраткан татар шагыйребез  Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай бары тик 27 ел гына яшәргә өлгерә. Ул кыска гына, әмма тулы иҗади яну юлы узды. Җиде ел эчендә  йөзләгән шигырь, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә.

25 март көнне Турай авыл китапханәсендә язучының 136 еллыгына багышланган «Тукайлы балачак» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачак еллары, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалык ишеттеләр. «Су анасы», «Шүрәле» әкият – поэмалары белән таныштырды, «Габдулла Тукай турында беләсеңме?» дигән сорауларга балалар теләп җавап бирделәр. Чара барышында балалар Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча мультфильм карадылар һәм «Язлар безгә Тукай белән килә»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар. Соңыннан балалар  татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International