26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. 22 апрель көнне Тойма авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Шәм янганда»дип исемләнгән импровизация кичәсе үткәрелде.
«Тукай - безнең яраткан язучыбыз»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Үзенең кыска гына гомерендә ул бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язарга өлгергән, анда туган як матурлыгын, халыкка мәхәббәт җырлаган. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен зур теләк белән укыдылар. Чара ахырында кызлар татар милли киемнәрендә Г.Тукайның «Туган тел»җырын башкардылар.