25 нче апрель көнне Менделеевск шәһәрендә Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" дип исемләнгән шигырь конкурсының финалында Песәй авылы мәдәният йорты да катнашты. Нариман Камаловның «Кечкенә Тукайның Казанга килүе» шигырен укып, Валеева Оксана l дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгедә 76 шигырь яратучы көч сынашты. Шулай ук Казан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар да бәйрәм рухын арттыра төштеләр. Кичәне Менделеевск шәһәренең татар китапханәсендә хезмәт куючы Гөлназ Хафизова алып барды.Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров имзалаган Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән Менделеевск районында татар халкының телен, мәдәният үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар бүләкләнде.