Менделеевск шәһәрендә Чернобыль АЭС авариясенә багышланган митинг узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Шәһәрдә мемориал янында авария ликвидаторлары җыелды.

Менделеевскида хәтер мемориалы янында Чернобыль АЭС авариясенә багышланган митинг узды. Митингка АЭС ликвидаторлары, ветераннар советы һәм пенсионерлар берлеге әгъзалары, мәктәп укучылары, активистлар җыелды. Менделеевск районыннан 28 кеше авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты. Хәзер шәһәрдә 12 ликвидатор яши.

Район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән җыелучылар алдында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева чыгыш ясады. Шулай ук фаҗигадә катнашучыларга хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева мөрәҗәгать итте.

Реклама

Митингта патриотик җырлар башкарылды һәм хәтер мемориалына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International