Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясында

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтелә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тула. Шул уңайдан 26 апрель көнне Песәй балалар бакчасында Песәй авылы китапханәчесе балалар өчен "Яздан аерып булмый Тукайны"дип исемләнгән әдәби - музыкаль сәгать үткәрде.

Тәрбияче Хәсәньянова Гөлия балаларны Г.Тукайның иҗаты һәм биографиясе белән таныштырды. Бу көнне бөек шагыйрь әсәрләреннән әдәби геройлар җанланды. Көтмәгәндә кунакка Шүрәле (китапханәче Яраханова Р.) килде. Балалар аны кызганып, ярдәм иттеләр дә, шуның өчен Шүрәле алар белән "рәсемне җый"уенын уйнады. Балалар башкаруында шагыйрьнең "Гали белән кәҗә", "Су анасы", "Бала белән күбәләк"әсәрләре сәхнәләштерелде.Чара ахырында "Эш беткәч уйнарга ярый", «Су анасы» мультфильмнарын карадылар, татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International