26 апрель көнне Монай авылы китапханәчесе Надежда Ахмедова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Габдулла Тукай - шагыйрь һәм әкиятче» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханәче шагыйрьнең язмышы, бәхетсез балачагы, ятим балаларның ачы язмышы, кечкенә шагыйрьне кулдан кулга алып, беренче тапкыр мәдрәсәдә укыган, укырга, язарга өйрәнгән Кырлайдагы тормышы турында сөйләде. Балалар «Безнен Тукай» исемле кызыклы презентация карадылар. Чара ахырында китапханәче укучылар өчен китап күргәзмәсе әзерләде һәм бөек татар шагыйре язган матур китаплар белән таныштырды