1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында коточкыч фаҗига булды.Фаҗига турындагы хәтер халык күңелендә төзәлмәслек яра булып калачак. Бу көнне дә Енабердино Мәдәният йорты хезмәткәрләре видео-сәгать, документаль фильм карадылар. Балалар электростанциянең бүгенге көне, шулай ук беренче булып бәлагә юлыккан кешеләр турында белделәр. Һәлак булган ликвидаторларны бер минут тынлык белән искә алдылар, шәмнәр кабызылды.