"Тукай исемендәге йолдыз"

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Бу көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Тукай исемендәге йолдыз " дип исемләнгән күргәзмә – викторина үткәрелде.

Кечкенә генә викторина башлангыч сыйныф укучыларына нәкъ туры килде. Алар Тукай әсәрләре буенча сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Ә җавап белән кыенсынган вакытта, җавапларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан тиз арада таба алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International