Тукай иленә сәяхәт

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Иске Гришкино авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Катнашучыларга «Тукай ул ... " экспресс-сораштыру тәкъдим ителде.анда балалар әкият һәм шигырь геройларын искә төшерделәр. Чара барышында балалар «Шүрәле» әкиятеннән өзекләр һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, «Туган тел» шигыре, «Су анасы»әкияте буенча мультфильмнар карадылар. Шагыйрьнең бай мирасы "Бүген бездә Тукай көне" исемле китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International