27 апрель көнне Үзәк китапханәдә Мәскәү өчен көрәш тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган «Утлы Мәскәү чикләрендә» дип исемләнгән тарих дәресе узды.
Чара барышында 6 нчы сыйныф укучылары Гитлер Германиясенең «Тайфун» операциясе, Георгий Жуков җитәкләгән Мәскәүнең оборона планы турында белделәр. Балалар панфиловлылар, Виктор Талалихин, Зоя Космодемьянскаяларның батырлыгы турында тыңладылар, хәрби хроника кадрларын карадылар.
Соңыннан Мәскәү астында алман гаскәрләренең җиңелүе һәм тар-мар ителүе дошманның җиңелмәслеге турындагы мифны да җимерделәр, дигән нәтиҗә ясалды.