Казан шәһәре Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары ата-аналар аерылышканда балаларга психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстанда 14 мең 876 пар аерылышу турында карар кабул иткән.

Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының «Өмет – Надежда»  берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең уртак утырышы узды. Анда ата-аналар аерылышкан чорда балаларга психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл форматында узган утырышта федераль, республика, муниципаль дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре катнашты. Очрашуның модераторлары-Казан шәһәре Думасы депутаты, «Өмет-Надежда» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Людмила Андреева һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

"Ата-аналар аерылышканнан соң да балаларга психологик ярдәм күрсәтүне оештыру турында" дигән темага  резолюция кушымтада тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International