"Тукай дөньясына сәяхәт» - әдәби сәгать

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрель көнне Монай авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Яшь китап укучылар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйләвеннән шагыйрьнең биографиясе турында бик күп яңалыклар белделәр. Аның туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләрен сөйләделәр: «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Туган авыл», «Бала белән күбәләк» һ.б. Әкият-поэмалар, шигырьләр белән таныштылар. Ә соңыннан балалар Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International