28 апрель көнне Ижевка авыл китапханәсендә Валентина Осееваның тууына 120 ел тулу уңаеннан «яхшылык бар кешегә дә кирәк, игелекләр күбрәк булсын» дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрелде.
Чарада Ижевка урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Самарина В.В.) катнашты. Балалар язучы Валентина Осееваның юбилей датасы, аның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Соңыннан балалар В.Осееваның әсәрләрен (хикәяләр уку өй эше иде) сөйләделәр һәм алар турында бергәләп фикер алыштылар. Уңай герой образын булдырдылар. Балалар «тылсымлы» сүзләрне белүгә бирелгән биремне бик яхшы башкардылар. Чарага «Тылсымлы сүз, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер " дигән китап күргәзмәсе оештырылды.