"Яшь янгын сүндерүчеләр» спорт-күңел ачу программасы

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне Ижевка авыл мәдәният йортында Ижевка мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен янгын сүндерү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган «Яшь янгын сүндерүчеләр» спорт-күңел ачу программасы үткәрелде. 

Кунакка Ижевка авылының аерым янгын посты начальнигы Валеев Р.м. һәм янгын сүндерүче Фәссахов Р. С. чакырылган иде. Рәмис Мирсәит улы балалар белән янгын вакытында үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук янгын сүндерүчеләр янгын формасы киемнәрен күрсәттеләр. Шуннан соң балалар ярыш өлешендә актив катнаштылар, шулай ук ут белән дөрес эш итү өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр, әлеге тема буенча  сорауларга җавап бирделәр. Үзләрен янгын сүндерүчеләр ролендә сынап карагач, янгын сүндерүче һөнәре көч, чыдамлык һәм команда рухын таләп итә дигән нәтиҗәгә килделәр. Чара ахырында янгын сүндерүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International