Ижевка балалар бакчасында «Юл хәрәкәте белгечләре»дигән интерактив викторина үткәрелде

2022 елның 29 апреле, җомга

 Ижевка балалар бакчасында юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча «Юл хәрәкәте белгечләре»дигән  интерактив уен күрсәттеләр.

Агитбригада башланыр алдыннан юлны ничек дөрес итеп чыгу һәм куркынычсызлык кагыйдәләре ни өчен кирәк икәнлеге турында сөйләде. Балалар шулай ук юл-транспорт имгәнүенә китерүче сәбәпләр турында белделәр һәм велосипедта йөрүчеләргә кирәк булган кагыйдәләр турында белемнәрен ныгыттылар.

Чара ахырында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең  Менделеевск районындагы бүлек башлыгы Халикулова Мәликә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлегенең дәүләт инспекторы, өлкән лейтенант Гасимов Айрат чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International