Менделеевскида террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

2022 елның 29 апреле, җомга

Кичә хакимияттә район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында оператив штабның 23 апрельдәге уртак утырышы беркетмәсен карадылар.

Аннары 1 һәм 9 май бәйрәмнәре алдыннан кайбер мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары планы тәкъдим ителде. Шулай ук бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар каралды.

Аннары бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында җаваплы затларның дежур тору графигы тәкъдим ителде.

Утырыш ахырында мәгариф объектларының техник җиһазланышы һәм террорчылыкка каршы якланганлыгы турында мөһим мәгълүматны карадылар.

Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен махсус чаралар үтәргә, Эчке эшләр органнары һәм шәхси саклау ширкәтенең аерым бүлекчәсе хезмәткәрләренең уртак эшен булдырырга, җәмәгать тәртибен саклау өчен "Форпост"үзәге отрядларын җәлеп итәргә,бәйрәм чаралары үткәрелгән чорда, шулай ук бәйрәм салютлары уздырылган урыннарда куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга, Интернет челтәренә даими мониторинг оештырырга йөкләмәләр бирелде.

Барлык йөкләмәләр дә җаваплы кешеләргә бирелде. Куркынычсызлык мәсьәләләрен аерым игътибарда тотабыз! - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International