Балалар китапханәсе «Кама таңнары " приюты балалары өчен «Кешеләр ничек язарга өйрәнде, яки әлифба каян килде» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
Китапханәче Е.Назарова язуның барлыкка килү тарихы турында сөйләде - "төенле" хаттан, иероглифлардан алып бүгенге язуга кадәр, "Кирилл һәм Мефодий" танып белү фильмын карадылар. Фильмны караганнан соң, "Аз һәм Буки - фән нигезе" викторинасы сорауларына җавап биреп, белемнәрен ныгыттылар. Балаларга барыннан да бигрәк "Җыючы" уеннарында катнашу ошады, аның барышында сибелгән хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүз төзергә кирәк иде, "Сүзне әйт", "Славян әлифбасының матур баш хәрефен ясарга" дигән биремне үтәделәр, үзләрен борынгы кеше ролендә сынап карадылар һәм хат яздылар. Шулай ук "Китапларның ничек барлыкка килүе турында" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Славян әлифбасы гаҗәеп һәм әлегә кадәр язунын иң уңайлы системаларының берсе санала. Һәм рус телен өйрәнүче һәр кеше үз хәтерендә беренче славян мәгърифәтчеләренең - Кирилл һәм Мефодиянең туганнарының изге исемнәрен белергә һәм сакларга тиеш.