Гадәттәгечә, апрель аенда балалар китапханәсенең иң яхшы укучыларын узган ел нәтиҗәләре буенча бүләкләү уза. Бу ел да искәрмә булмады. Гассар исемендәге Мәдәният йортының концертлар залында «Сказка на колёсах»” театры җитәкчесе Ирина Александровна Марготнова һәм аның тәрбияләнүчеләре (Радмир Григорьев, Алмаз Гыйззәтуллин, Алиса Ануфриева, София Мөхәммаева, Артём Килеев, Ясминә Субаева, Алия һәм Алинә Рәхмәтуллина, Настя һәм Лиза Петрова, София Денисова) тарафыннан әзерләнгән “Кар патшабикәсе шаярулары” исемле театральләштерелгән тамашасы узды.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Е.В.Шиһапова балаларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырды, 2021 ел йомгаклары буенча балалар китапханәсенең иң яхшы укучыларын һәм "Шәһәрем, сиңа багышлыйм” район бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләп үтте.