Җиңү көне алдыннан барлыгы 400 дән артык агач үсентесе утыртылды.
Бүген «Ушковла утравы" паркында 40 зәңгәр чыршы барлыкка килде. Агач утыртуда район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, район прокуроры Ришат Шакиров, ветераннар (пенсионерлар) советы, иҗтимагый совет, бюджет учреждениеләре, шәһәр мәктәпләре укучылары, волонтерлар катнашты.
Җиңү волонтерлары һәр чыршыга Георгий тасмасын бәйләделәр.
Кичә исә, хакимият, учреждение, оешма хезмәткәрләре һәм актив яшәүчеләр тарафыннан агачлар Менделеевск - Яр Чаллы трассасы буенда һәм биш территориаль иҗтимагый үзидарәләр территориясендә утыртылды.
"Хәтер бакчасы" акциясе беренче тапкыр 2020 елда үткәрелде. Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кешенең хәтерен мәңгеләштерү.
Быел Менделеевскида барлыгы 1000нән артык агач утыртылачак.