Менделеевск шәһәрендә авыл эшмәкәрлеген үстерү буенча семинар узды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Администрациядә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында авыл эшмәкәрлеген, кулланучылар кооперациясен үстерү һәм авылда эш активлыгын арттыру буенча семинар узды.

Авыл хуҗалыгы эшмәкәрлегенә ярдәм итү бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып тора.

Семинар башында район җитәкчесенең авылда эшлекле активлык буенча киңәшчесе Ришат Нәфыйков Менделеевск районында бүгенге көндә авыл хуҗалыгы үсешенең торышы турында мәгълүмат бирде һәм районда гамәлгә ашырыла торган авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2015 елдан республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы эшли. Агымдагы елда мини-фермалар төзү программасы буенча субсидияләр алу өчен 5 шәхси ярдәмче хуҗалык гариза биргән, аларның 2се сайлап алынган, 3се гаризалар карау стадиясендә.

Агымдагы елда мини-ферма төзелешенә республика бюджетыннан 5 башка 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр һәм 8 башка  400 мең сумнан 600 меңгә кадәр субсидия күләме арттырылды, шулай ук Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Илдар улы Беляев тарафыннан муниципаль бюджеттан 200 мең сумга кадәр мини-ферма төзүгә, таналар  сатып алуга 30 мең сум һәм терлек азыгы сатып алуга 20 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүне стимуллаштыру максатларында, республикада саилә терлекчелек фермаларын үстерү өчен, «Агростартап», авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү өчен грантлар рәвешендә программалар эшләнде.
Әлеге программа буенча киләсе сайлап алуга 4 катнашучыдан гомуми суммасы 50 млн. сум булган гаризалар бирү өчен документлар әзерләнә.

Районда хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектларын рәсмиләштерү эше бара, барлыгы 43 объект кадастр исәбенә куелган. Быел шулай ук фермер хуҗалыгын үстерү өчен безнең районда җиде авыл җирлегенең генераль планнарына үзгәрешләр кертү буенча актив эш алып барыла. Бу эш сигез крестьян-фермер хуҗалыгына фермалар һәм корылмалар рәсмиләштерергә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программаларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Ит-сөт һәм яшелчә продуктларын сату өчен көзге-кышкы чорда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Гомумән алганда, 2021 елда 23 ярминкә үткәрелде.

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирина Лукина учреждение эше, кооператив әгъзалары белән үзара хезмәттәшлек схемасы, фермерларда продукция сату турында, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Алга таба Азнакай районының "Баракат" хуҗалыгы тарихы һәм үсеш динамикасы турында һәм Тукай районының "Бердәмлек" кооперативы рәисләре сөйләде. Алар югары күрсәткечләргә ирешү һәм кооперативларны яхшы үстерү өчен кулланыла торган инструментлары белән уртаклаштылар.

Семинар азагында хуҗалыклар башлыклары үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.

- Бик кирәкле, яхшы диалог. Барыгызга да уртак эшегез өчен рәхмәт. Билгеләп үтәм, без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Барысы да сезнең активлыкка гына бәйле! Ә без үсешкә һәм югары нәтиҗәгә генә юнәлгән! - дип ассызыклады Радмир Беляев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International