"Карга боткасы”

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

"Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Безнен авылыбызда бу йола эле дэ сакланып килэ.
1 май көнне Турай авылында шаулап- горлэп" Карга боткасы" бэйрэме узды. Матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйдылар, халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, мэдэният йорты каршында җыелдылар. Учак тергезеп, казан асып, тэмле ботка пешерделэр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар.
 Тирә-якка тәмле исләр таратып ботка пеште. Чынлап та саф һавада, учак өстенә куелган казанда пешкән ботка аеруча тәмле була шул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International