"Георгий тасмасы" акциясе

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

4 май көнне Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Ижевка авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде.

Георгий тасмасы-Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңеп чыккан, көрәшкән халыкның рухын сындырмаган символы. Бу ветераннарга хөрмәт, яу кырында ятып калганнарны искә алу, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә, 1945 елда җиңүгә ирешкәннәргә  рәхмәт белдерү дә.
Җиңү бәйрәме алдыннан без тасманы бәйләп, көрәшкән кешеләрнең батырлыкларын хөрмәтлибез һәм хәтерлибез, сугыш ветераннарына рәхмәт белдерәбез, аларның батырлыгы өчен горурлык хисләре кичерәбез, һәлак булганнарны искә алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International