Песәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, "Җиңү кайтавазы" дигән китап күргәзмәсе эшләп килә. Анда мәктәп укучылары, авыл яшьләре еш булалар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алалар. 3 нче май көнне "Якташ геройлар" дигән тема астында әңгәмә уздырылды. Яшь буын якты тормыш өчен башларын салган геройларны белергә тиеш.