Җиңү көне-Бөек бәйрәм! Без сугыш еллары җырларын башкарабыз, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре тормышы турында сөйләүче фильмнар карыйбыз. Бу тарихи чор турында хатирәләр югалмасын өчен балаларны һәм оныкларны җәлеп итү бик мөһим. 9 майга кул эшләре дә шул ук максатларга хезмәт итә.
Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Күгәрчен - Җиңү хәбәрчесе»дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
Мондый чараларда ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт һәм батырлык өчен горурлык хисләре тәрбияләнә һәм ныгый.