1 май көнне Тоймада Бөек Җиңүгә багышланган «Тынычлык күгәрчене» акциясе узды.
Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче һәм авыл халкы белән берлектә күгәрченнәр ясадылар, авыл мәдәният йорты директоры теләгән кешеләргә ак күгәрченнәр таратты.
Авылдашлары тәрәзәләрен шушы күгәрченнәр белән бизәделәр. Акциянең максаты - бөтен буынга җирдә тынычлыкның иң мөһим һәм нәзберек әйбер икәнлеген, аны сакларга һәм якларга кирәклеген күрсәтү. Безнең ак күгәрченнәребез җир халкына тынычлыкта, дуслыкта һәм аңлашып яшәргә өндәүләрен гәүдәләндерсен. Акциядә катнашып, безнең һәркайсыбыз авыр сугыш елларында Ватаныбызны саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә.