Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Иске, яхшы фильмнар»дип исемләнгән ял кичәсе узды. Кунаклар өчен «Малиновкада туй» фильмы күрсәтелде.
Картинаның экранга чыгуына күп вакыт үтсә дә, ул зур тамаша казанды. Ул вакыттагы популяр ике картина - Леонид Гайдайның "Кавказ әсире" һәм "Малиновкада туй". Мондый фильмнарда күңел җылысы бар. Фильм өстендә эшләүдә үз-үзен аямаучыларның барысының да һөнәри осталыклары гына түгел, аларның йөрәк җылылары да бар. Тоймә мәдәният йортында күңелле, кызыксынучан, мавыктыргыч, дәртле һәм хәтта төрле милләт кешеләре дә кызыклы фильмнар карау белән ял итү кичәсенә җыелдылар.