"Иске муенса төймәләре кебек, сүзләр чәчелде.."

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

4 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ял итүчеләре игътибарына яшь шагыйрә, композитор, үз җырларының авторы һәм башкаручысы Татьяна Снежинаның туган көненә багышланган «Иске муенса төймәләре кебек сүзләр чәчелде...» дип исемләнгән музыкаль - шигъри кичә тәкъдим иттеләр.

Кызганычка каршы, Татьяна Снежина бик иртә тормыштан (23 яшендә) китте. Әмма бу вакыт эчендә ул 200гә якын җыр һәм йөзләгән шигырь язарга өлгергән. Аның шигырьләре һәм җырлары безнең белән калачак. Катнашучылар авторның – Татьяна Снежина башкаруында «Шәһәр өстендә томан», «Без бу тормышта кунаклар гына» дигән җырларының язмаларын тыңладылар. Кичә ахырында 1997 елда Алла Пугачеваныә Татьяна Снежина истәлегенә багышланган концертта беренче тапкыр башкарылган «Мине үзең белән чакыр» дигән җыр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International