Менделеевскида «Барысы да шул яз турында»дип исемләнгән сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җыр район фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы узды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында «Барысы да шул яз турында» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җыр район фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы узды.

Ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева теләге белән башланган фестиваль район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе ярдәме белән оештырылды.

Конкурсның сайлап алу этабы барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләре буенча узды, 360 укучы катнашты. Алар тарафыннан 50 дән артык номер әзерләнгән иде.

Конкурсның финалына 13 мәктәптән 296 бала үтте.

Концерт ахырында фестивальне оештыруда катнашкан мәктәп укытучылары һәм директорларына дипломнар, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International