Ифтар мәҗлесләре

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Тойма, Тойгуҗа, Татар Тәкәше авылы мәдәният йортларында ифтар мәҗлесләре узды. Җыелучыларны сәламләп хәзрәт ураза аеның рухи чистарыну ае булуы, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге  тудыруын ассызыклады.

Бу бәрәкәтле көннәрнең, изге айның мәрхәмәт һәм миһербанлы белән тулы көннәрендә авылдашлар бергәләп җыелып авыз ачтылар. Мөселманнар авыз ачканнан соң бергәләп намазга бастылар. Аннан мул табыннар артында ифтар кунаклары сыйланып, аралашып утырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International