Җиңү бәйрәме алдыннан Тихоново авылы китапханәчесе Медведева Н. С.мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә «Балаларга сугыш турында сөйлибез»дип исемләнгән патриотик сәгатькә чакырды.
Ул балаларга Бөек Ватан сугышы, балаларның көченнән килгән хезмәте, фашистларны җиңү, дәһшәтле геройлар турында сөйләде. К.Паустовскийның «Стальное колечко»хикәясеннән өзек укылды. Балалар кызыксынып «Васятка» мультфильмын карадылар.