Сугыш турында хатирәләрне безгә китаплар калдыра

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Тихоново авыл китапханәсендә укучылар белән «Сугыш турында хәтирәләрне безгә китаплар калдыра»дип исемләнгән әдәби – патриотик сәгать үткәрелде.

Китапханәче балаларга иң мөһим вакыйгалар, Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Сугыш турындагы әсәрләр - ул дөреслек һәм гражданлык батырлыгы дәресләре генә түгел. Бу кешенең үзен катлаулы тормыш шартларында ничек тотарга тиешлеге турында уйланулар. Сугыш турындагы китаплар гасырлар буена киләчәк буыннарга рус солдатының батырлыгы, фидакарьлеге турында сөйләячәк. М. Шолоховның «Судьба человека» хикәясеннән өзек укылды, «Дети войны», «Соколенок» фильмыннан өзек күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International