«Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясе кысаларында Үзәк китапханә 6-8 сыйныф укучылары өчен сугыш чоры балаларының хатирәләре буенча «Балалар йөрәге хәтере» дип исемләнгән патриотик кичә үткәрде.
Китап Менделеевск үзәк китапханәсе коллективы тарафыннан Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган. Әлеге китапка Бондюг эшчеләр бистәсендә яшәүчеләр һәм башка шәһәрләрдә, авылларда туып-үскән сугыш чорының авырлыклары һәм мәхрүм калулары турында балалар истәлекләре туплап бирелде. Очрашуда Советлар Союзы Герое, якташыбыз Белоусов Василий Игнатьевичның хатыны - Ленинградта яшәгән Белоусова Лидия Николаевнаның, Ярославль өлкәсендә туып – үскән Мартынычева Антонина Егоровнаның, безнең якташыбыз Иванова Апрелина Никитичнаның, фашист концлагерьларында булган яшүсмер - Чаговский Михаил Константиновичның истәлекләре яңгырады Үзәк китапханә китап өчен материаллар җыюны дәвам итә. Барлык теләүчеләрне үз хатирәләре белән уртаклашырга көтеп калабыз.