"Исәнме, алтын кояш" - экологик сәгать

2022 елның 6 мае, җомга

Турай авыл китапханәсендә 2 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Исәнме, алтын кояш» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.

Китапханәче балаларга өченче май бөтен дөньяда чын мәгънәсендә язгы бәйрәм – Кояш көне билгеләп үтелүе турында сөйләде. Балалар  планетабыз өчен кояшның төп энергия чыганагы булуын белделәр. Чара барышында кояш турында шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Балалар Кояш турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук Кояш макетын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International