5 май көнне Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә тыл ветераннарын өйләренә барып тәбрикләүдә катнаштылар.
Ветераннарга шәһәр хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырылды, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр. Ветераннарны өйләренә барып котлау матур традициягә әверелде. Алар елдан-ел кими бара, һәм без шуны истә тотарга тиеш: без үз тормышлары бәрабәренә безгә озак көтелгән Җиңү китергән кешеләр алдында бурычлы. Тыл ветераннары Галиәхмәтов Минифаяз абый, Дәүләтшина Рәкыя апа, Абзалова Гөлсәрия апаны котладылар. Без ветераннарга чиксез рәхмәтле. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы, 9 май көненә Менделеевск шәһәренә чакыру открыткалары, Менделеевск яңалыклары газетасына бушлай язылу һәм бүләкләр пакеты барлык ветераннарга хөрмәт билгесе буларак тапшырылды. Бөек дан һәм хөрмәт сезгә. Белегез, сезнең хезмәтегез онытылмаган, ә үзегездән соң калдырган казанышларыгыз турында, ата-бабаларыбыз нинди куркусыз кешеләр булганлыгын киләчәк буыннар озак хәтерләячәк.