5 май көнне Татар китапханәсендә 7 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән, Бөек җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, батырлык сәгате уздырылды. Чара «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» ХІІІ Халыкара акциясе кысаларында узды.
Китапханәче Бөек җиңүнең әһәмияте, фронтта һәм тылда кешеләрнең батырлыклары турында сөйләде. “Җиңү юллары буйлап” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм Әхмәт Рәфыйковның “Калугадан Берлинга кадәр” әсәреннән өзек укылды. Автор, бу истәлек-повестьта Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, иңгә-иң куеп көрәшкән, сугышның бөтен авырлыкларын бергә үткән, Җиңү шатлыгын да, кадерле һәм якын кешеләрен югалтуларын да бергә уртаклашкан полкдаш дуслары турында бәян иткән.
Укучылар белән укылган өзек буенча фикер алышу үткәрелде. Соңыннан фашизмга каршы сугышларда һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
#ЧитаемДетямоВОВ2022
.jpg)
.jpg)