5 май көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБУК оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз»Халыкара акциясенә кушылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү-илебез тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Җиңү өчен фронтта миллионлаган солдат сугышты, тылда тыныч гражданнар хезмәт куйды. Дүрт аяклы һәм канатлы сугышчылар, кешеләр белән беррәттән, куркыныч хәрби операцияләрдә катнаштылар, мөһим йөкләр алып килделәр, минерлар һәм разведчиклар, элемтәчеләр һәм санитарлар булып хезмәт иттеләр. Бу көнне балалар бик күп яңа хәрби терминнар белделәр, дошманга каршы көрәштә кешенең ышанычлы ярдәмчеләре -этләрнең нинди мөһим роль уйнавын белделәр. «Үлемсез китап полкы» күргәзмәсеннән кычкырып уку өчен сугыш ветераны Георгий Соколовның «Тугры дуслар» китабын сайладылар.