Турай авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе»ДБУ оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды.
Батырлык дәресенә башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар өчен «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү үткәрде. Уку өчен А.Митяевның «Солы капчыгы»әсәре сайлап алынды. Балалар зур игътибар һәм дулкынлану белән хикәяне тыңладылар. Ильвина Хуҗиәхмәтова башкаруында В.Степановның «Приходят к дедушке друзья» шигырен тыңладылар. Шулай ук балалар Георгий тасмасы турында да белделәр.