Енабердино авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБУК тарафыннан оештырылган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» дигән Халыкара акциягә кушылды.
Сугыш, аның геройлары турында хәтер балалар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы турындагы иң яхшылары үрнәгендә патриотизм хисе тәрбияләгән китапларны саклап калырга ярдәм итә. Акциядә Енабердино урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар өчен удмурт язучысы Николай Байтеряковның «Зечлу, нылы» ("Сау бул кызым") Константин Паустовскийның «Похождения жука носорога», Анатолий Митяевның «Серьги для ослика», «Мешок овсянки», «Землянка», Борис Лавреневның «Разведчик Вихров»хикәяләре укылды. Яшь патриотлар тыңлап кына калмадылар, үзләре дә шигырьләр һәм хикәяләрдән өзекләр укырга теләделәр: Вова Архипов һәм Радик Ямалетдинов Николай Байтеряковның «Ум вунэтэ!» (Онытмабыз!) һәм «Сяськаос» ("Чәчәкләр"). Ә Зәринә Мәхмудова әбисенең әнисе Никифорова Лидия Тимофеевнаның Җиңү турындагы яңалыкны ничек белүе турында сөйләвен әйтеп үтте. Сугыш турындагы китаплар батырлык рухы тәрбияли, тынычлыкның кадерен белергә, Ватанны, гаиләне һәм дусларны яратырга өйрәтә.!!