Сугыш турындагы китапларны укып, буыннар бәйләнешен югалтмыйбыз, илебез тарихын, сугыш китергән кайгы-хәсрәтне һәм Җиңүнең кадерен беләбез. Китап битләреннән без исәннәрнең һәм шул сугышта һәлак булган геройларның тавышын ишетәбез .
Камай авыл китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБУК инициативасы белән оештырылган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII Халыкара акциясенә кушылды һәм укучылар өчен «Кырыгынчы елларның яшь геройлары»дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде.
Китапханәче Бөек Ватан сугышы елларында безнең Ватанны яклауга өлкәннәр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган балалар турында сөйләде. Кычкырып уку өчен Валентин Катаевның «Полк улы»китабы сайланды. Дәрестән соң балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, сугыш турында фикер алыштылар, сугыш еллары шаһитлары булган туганнары һәм якыннары турында сөйләделәр. Соңыннан китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турында китап укырга тәкъдим итте.