Менделеевскида Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан ачык һавада концлагерьлар тоткыны Антонина Кравченко һәм сугышта катнашкан ике кеше Зәйнак Әһлиев һәм Билал Вәлиевне котладылар.
Хореографик номерларны РФ атказанган халык иҗаты коллективы «Шаян»башкарды. Котлауларга дуслары, туганнары, яшь армиячеләр дә кушылды. Район җитәкчесе Радмир Беляев Ватанны саклаучыларны котлады, Россия һәм Татарстан Президентларыннан, «Бердәм Россия» дән һәм шәхсән үз исеменнән бүләкләр тапшырды.
Җитәкче ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде һәм Менделеев районында яшьләргә патриотик тәрбия бирү актив дәвам итүен билгеләп үтте.
Антонина Кравченко 1935 елда Воронеж өлкәсендә туа, ул сугыш елларында фашистлар тарафыннан оккупацияләнә. Антонина гаиләсен немецлар өйдән куып чыгаралар, аннары Германиягә җибәрү өчен күчмә пункт лагерына урнаштыралар.
Тиздән тоткыннарны эшелоннарга утырталар, башта Польшага, ә аннары Германиягә барырга тиеш булалар. Курск өлкәсе территориясендә тимер юлны бомбага тоталар, кешеләр вагоннардан сикереп качалар. Туган авылына кайткач, Антонина өй урынына янып күмергә әйләнгән өемне генә күреп ала. Гаилә траншея, землянкада яшәргә мәҗбүр була.