Җиңү көнендә шәһәр җитәкчелеге Советлар Союзы Геройлары каберләрендә булдылар
Предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр чәчәкләр салдылар һәм геройларны искә алдылар.
9 майда район җитәкчесе Радмир Беляев, ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева, шулай ук хәрби комиссар Сергей Заслуженко, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" активистлары, яшь армиячеләр, шәһәр оешмалары вәкилләре Советлар Союзы геройлары Василий Белоусов һәм Павел Фролов каберләренә чәчәкләр салдылар.
Район җитәкчесе Радмир Беляев җыелганнарга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте.
Хәрби комиссар Сергей Залуженко геройларның батырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында Советлар Союзы Геройлары каберләренә чәчәкләр салу булды.