2022 елның 6 маенда Советлар Союзы Герое В.И. Белоусов призына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 53 нче традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ярышлар өч этапта узды. Стартка беренче булып шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары чыкты. Беренче урынны 1 нче мәктәп командасы, икенче урынны 2 нче урта мәктәп командасы яулады, өченче урынны 4 нче урта мәктәп командасы яулады.
Икенче чабышта авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары ярышты. Иң тизе Ижевка урта мәктәбе булды, икенче урында Песәй һәм Турай урта мәктәпләре, өченче урында-Тихоново урта мәктәбе.
Өченче этап шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре өчен узды. Узышлар нәтиҗәләре буенча «Аммоний» АҖ беренче булды, икенче урында – Менделеевск РЭЧ һәм өченче урында-Менделеевск РҮХ командасы.
Җиңүчеләр диплом һәм күчмә кубок, призерлар – тиешле дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.