Бөек Җиңү көне алдыннан Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1нче мәктәпнең В.В. Георгиевский исемендәге яшь армиячеләре Геройлар аллеясы буйлап экскурсияләр үткәрәләр.
Яшь армиячеләр мәктәпнең башлангыч звеносы укучыларын Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз батырлыгы белән таныштыралар, Бөек Ватан сугышы турында сөйлиләр.
Шулай ук 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә экскурсияләр үткәрелде, аның барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар Геройлар аллеясы буйлап гына узып калмыйча, безнең азатлык һәм бәйсезлек өчен һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.