Ветеранны котла

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Табигать кануннары буенча, елдан-ел бу авыр сугышта катнашучылар дөньядан китә, әмма халык хәтерендә совет кешеләренең тынычлыкны фашист коллыгыннан саклап калган сугышчан һәм хезмәт батырлыгы турында истәлекләр беркайчан да җуелмаячак.

Сугыш елларында фашист илбасарларына каршы бөтен ил күтәрелә. Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары зур өлеш кертте. Аларның тылдагы хезмәт батырлыгы чын-чынлап бәясез иде. Хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картлар җилкәсенә крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгы төшә. Өлкәннәр белән бергә балалар да эшләде: басуларда башаклар сайладылар, печән әзерләүдә, дару үләннәре һәм җиләк-җимеш җыюда катнаштылар. Бөек Ватан сугышының гаять авыр шартларында алар бирешмәделәр, чөнки алар барысы да Бөек Җиңү хакына эшләделәр.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Песәй авылы китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ветеранны котла»дигән акция үткәрделәр.

Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары Гилязова Фәүзия Мөхәммәтдин кызы һәм Шәехова Мария Илларион кызының өйләрендә булдылар. Инде бусагадан ук алар безне шатланып һәм елмаеп каршы алдылар. Әңгәмә барышында ул авыр һәм кырыс еллар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә без, үз чиратыбызда, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе теләдек һәм, әлбәттә, зур булмаган бүләкләр тапшырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International